Ковид белән авырып терелгәч, организмны җентекләп тикшерергә киңәш ителә
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергән кеше, ковидтан соң өзлегүләр барлыкка килмәсен өчен, сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга тиеш. Санкт-Петербург дәүләт университетының Аутоиммунитет мозаикасы лабораториясе лаборант-тикшеренүчесе, Санкт-Петербург дәүләт университетының Ковидтан соңгы синдромны өйрәнү үзәге хезмәткәре Варвара Рябкова «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Әйтик, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системаларының халәтен бәяләү өчен организмның физик йөкләнешкә түзә алучанлыгын тикшерергә кирәк. Артериаль кан басымын, үпкәнең торышын тикшерү дә комачау итмәс. Кан һәм бәвелне анализлау, бавыр (АСТ, АЛТ), бөер (креатинин), ялкынсыну җавабының дәвам итү билгеләре (С-реактив аксым, ЛДГ) һәм липидлар алмашуның бозылуын (холестерин, түбән тыгызлыктагы липопротеидлар) бәяләү кебек лаборатор тикшеренүләр сәламәтлек торышының төгәл картинасын булдырырга мөмкинлек бирә, дип искәртте белгеч. Тирәнтен диспансеризация программасы ярдәмендә сәламәтлекнең торышына шундый бәя бирергә мөмкин, аны коронавирусны кичергән барлык кешеләр дә поликлиникада бушлай үтә ала, диде Рябкова.