Әлмәт мәктәпләрендә сак пунктлары урнаштыра башладылар
(Әлмәт, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт белем бирү учреждениеләрендә сак пунктлары урнаштырыла башлады. Яңа контроль үткәрү посты, мәсәлән, 25 мәктәп янында барлыкка килде. Мәгълүмат белән социаль челтәрләрдә уртаклаштылар.
Кулланучылар сүзләренә караганда, мондый пунктлар Әлмәт шәһәренең 16, 20, 21 һәм 26 мәктәпләрендә дә бар икән. Бу уңайдан әлмәтлеләрнең фикерләре аерылган. Берәүләр бу яңалыкны уңай бәяләгән, икенчеләре пунктларны барыбер дә укучыларны чын-чынлап куркынычтан саклый алмаячак, дип саный, диелә хәбәрдә.