Татарстан «Пушкин картасы»н куллануда Россиянең иң яхшы төбәкләре бишлегенә керде
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан «Пушкин картасы» буенча билетлар сатуда лидерлар бишлегенә керде. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәсендә хәбәр итте. «Бөтен ил буенча программага өч меңгә якын мәдәният оешмасы кушылды, бу - 24 меңнән артык чара. Монда „Пушкин картасы“ буенча билетлар сатуда Мәскәү, Петербург, Татарстан, Волгоград һәм Новосибирск өлкәләре лидер-төбәкләр булды», — дип хәбәр итте ул дәүләт башлыгына. Татарстанда «Пушкин картасы» проектында 207 учреждение катнаша, шулардан 43е дәүләт, 150се муниципаль, 14е хосусый учреждение һәм коммерцияле булмаган оешма. Республикада программадан 330 меңнән артык яшь кеше файдалана ала. «Пушкин картасы» проектын гамәлгә ашыру буенча Татарстанда В. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе алдынгы урыннарны били. Муниципаль учреждениеләр арасында «Нефтьче» мәдәният сарае, Саба һәм Алексеевск районнары мәдәният йортлары лидерлардан санала.