Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе имза җыю таләп ителмәгән партияләр исемлеген раслады
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). ТР Үзәк сайлау комиссиясе узган сайлау нәтиҗәләре буенча кандидатларын сайлаучылар хуплаган партияләр исемлеген раслады. Татарстан Дәүләт Советына һәм җирле хакимият органнарына сайлауларда катнашу өчен аларга сайлаучыларның имзаларын җыю таләп ителми. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Сайлау кампанияләре нәтиҗәләре буенча һәм аларга нәтиҗә ясаганнан соң, сайлауларда имза җыюсыз катнашырга хокуклы партия исемлекләре яңартыла. Элегрәк Россия Үзәк сайлау комиссиясе Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен имзалар җыю таләп ителми торган сәяси партияләр исемлеген раслаган иде. Без Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашкан вакытта саналган сәяси партияләр исемлеге, шулай ук җирле үзидарә органнарына сайлаучылар тарафыннан хупланган сәяси партияләр исемлеге турында карар кабул иттек», - диде Кондратьев. ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда имза җыюсыз җиде партия катнаша ала. Бу - «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия - Патриотлар - Дөреслек өчен», ЛДПР, «Яңа кешеләр», «Россия коммунистлары» һәм «Үсеш партиясе». Муниципаль хакимият органнарына депутатлар сайлауда имза җыюсыз тугыз партия катнаша ала: «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия - Патриотлар - Дөреслек өчен», «Россия коммунистлары», «Яңа кешеләр», «Үсеш партиясе», «Россия патриотлары» һәм «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе». Элегрәк Россия Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен имзалар җыю таләп ителми торган сәяси партияләр исемлеген раслаган иде. Исемлеккә биш партия керде: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия – Патриотлар - Дөреслек өчен», ЛДПР һәм «Яңа кешеләр».