Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2021

Үзбәкстанның Аксак Тимергә һәйкәл кую тәкъдименә Самара татарлары каршы чыкты

0
Үзбәкстанның Аксак Тимергә һәйкәл кую тәкъдименә Самара татарлары каршы чыкты

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Самара өлкәсендә яшәүче татарлар Самара Губернаторы Дмитрий Азаров исеменә Урта Азия дәүләте әмире Аксак Тимергә һәйкәл куюга каршы булулары турында хат юлларга җыена. Хат текстын Самара өлкәсе галиме, туган якны өйрәнүче Шамил Галимов әзерләячәк. Үзбәкстан хакимияте Кондырча җирлегендә Аксак Тимергә (Тамерлан, Амир Темур) һәйкәл куюга конкурс үткәрергә ниятләве хакында хәбәр итте. Бу хакта Үзбәкстан Министрлар Кабинетының турындагы карары чыккан. Монумент моделен сайлаганнан соң, проект 2024 елга кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы белән бергә тормышка ашырылырга тиеш. «Хатны Самарадагы өч татар үзәге дә (Татар милли-мәдәни автономиясе, „Туган тел“ һәм „Дуслык“ оешмалары) имзалаячак. Самарада Аксак Тимергә һәйкәл кую дөрес булмас, ул безнең өчен Адольф Гитлер кебек. Аксак Тимер әсирләрне үтергән, балаларны тереләй күмдергән, Алтын Урда шәһәрләрен җимергән. Сәяси корректлыкның чиге булырга тиеш», — диде Самара өкәсеннән Шамил Галимов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның фикеренчә, Кондырча елгасы янындагы сугышка багышланган һәйкәл куелса, дөресрәк булыр. «Аксак Тимернең Туктамыш хан белән сугышуы татарлар өчен аяныч хәл. Совет чорында ук берничә галим — Мөхәммәтҗан Сәфәргалиев, Борис Греков, Александр Якубовский, Герман Федеров-Давыдов Алтын Урданың Аксак Тимер һөҗүменнән таркала башлавын күп язды», — ди Шамил Галимов. Шамил Галимовның сүзләрен КФУ профессоры, Алтын Урда чорын тикшергән галим, борынгы татар әдәбияты белгече Хатыйп Миңнегулов хуплады. «Ул Урта Азиядә үзбәкләр өчен шактый эшләгән шәхес. Сәмәрканд, Бохара шәһәрләрен күтәрә. Ләкин Алтын Урда шәһәрләре җимерелүенең төп сәбәпчесе — Аксак Тимер һөҗүмнәре. Аның бу гамәлләрен берничек тә аклап булмый. Аны канкойгыч һөҗүмнәрдә замандашлары да гаепләгән», — ди галим. Профессор сүзләренчә, Аксак Тимер татар халкына, аның төп дәүләте — Алтын Урдага бик нык зыян китергән шәхес. «XIV йөзнең II яртысында яшәгән сукыр шагыйрь Әхмәт Үргәнчи дә Аксак Тимергә багышлап сатира жанрында шигырь яза. Ул шигырендә „кан эчүче“, „залим“, „гаделсез“, „кан агызучы“, „Аллаһы Тәгалә синең шушы явызлыкларың өчен тәмугка салыр, дөньяда безгә гаделлек, дуслык калыр“, дип яза», — диде Хатыйп Миңнегулов.





Губернаторы России
Москва

Мэр Москвы поздравил бизнесменов с Днем российского предпринимательства





Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о переходе российских предприятий на отечественное ПО


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Под заселение по реновации с начала года передали 20 жилых комплексов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Александр Розенбаум

Пугачева, слова об СВО, суд из-за пива: как живет певец Александр Розенбаум




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Only Bet – бесплатные прогнозы на спорт

Спортивные прогнозы на OnlyBet

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о популяризации спорта


Ролан Гаррос

В Париже стартует «Ролан Гаррос» открытый чемпионат Франции по теннису



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о льготных тарифах для семейных поездок по стране



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России