Балалар травматологы тюбингларда таулардан шуу куркынычы турында искә төшерде
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Балалар өчен ватрушка дип йөртелә торган тюбингларда таулардан шуу бик куркыныч. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Балалар Республика клиник хасаханәсе травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов сөйләде.
«Ватрушкалар – җәрәхәт ала торган иң куркыныч күңел ачу төре. Чөнки бала беркетелмәгән, бәрелгәндә авыр җәрәхәтләр муен, оча сөяге, балтыр сөякләренә туры килә», — дип аңлатты белгеч.
Табиб искәртеп узганча, тюбингларда шуудан үлем очраклары да теркәлгән.
Травматолог фикеренчә, чана һәм «ледянка»лар куркынычсызрак, чөнки алар белән идарә итеп була, куркыныч булган очракта аларны янга аударырга яки туктатырга мөмкин.
Тюбинглар исә махсус җиһазландырылган урыннарда шуу өчен генә туры килә, андый җирләрдә махсус кешеләр таудан төшүне контрольдә тота, дип өстәде хастаханә вәкиле.