Казан сәүдә үзәгендә ир-ат QR-код күрсәтүне сораган каравылчыны пычак белән яралаган
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Казан сәүдә үзәгенә килгән ир-ат QR-код күрсәтүен сораган каравылчыга пычак белән һөҗүм иткәнлеге турында мәгълүмат пәйда булды. «Татар-информ»га ир-атның тоткарлануы турындагы мәгълүматны ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар. Бүген кичке сәгать дүртләр тирәсендә Коләхмәтов урамындагы «Уңыш» сәүдә үзәгеннән чакыру булган. Россия гвардиячеләре 48 яшьлек һөҗүмчене тоткарлый алган. Аны «Мәскәү» полиция бүлегенә илтәләр. Зыян күргән 62 яшьлек ирне хастаханәгә озатканнар. Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.