Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2021

Татарстанда көчле җил һәм буран булу сәбәпле кисәтү игълан ителде

0

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Бүген кич, шулай ук 30 ноябрьдә, төнлә һәм көндез республика территориясендә көчле җил көтелә. Моннан тыш, урыны белән кар һәм яңгыр, кайбер районнарда көчле буран, юлларда бозлавык һәм томан көтелә. Шул сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте начар һава шартлары вакытында үтәргә тиешле кагыйдәләрне искә төшерә. Көчле җил вакытында урамда калсагыз, реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләре электртапшыру чыбыкларыннан ерак торыгыз. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмагыз. Йортта тәрәзәләрне һәм ишекләрне ныклап ябыгыз. Юлларда бозлавык булганда, кинәт тормозга басудан качу өчен машиналар арасындагы дистанцияне саклагыз. Тизлекне салмак кына киметегез. Мөмкин булса, ерак юлга чыгуны кичектерегез. Җәяүлеләргә шулай ук урамда сак булырга кирәк: автомобиль каршыннан юл аша йөгереп чыкмагыз, машиналар агымына гына каршы хәрәкәт итегез. Сез табигатьтә булганда томан төшсә, урманда югалмас өчен чара күрегез. Автомобильдә барганда икенче полосага күчүдән, узып китүдән, шулай ук куркыныч маневрлардан тыелыгыз. Бәлага очраган очракта 112 номерына ашыгыч хезмәткә мөрәҗәгать итегез. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе начар һава шартларында автомобильчеләргә юлда йөрү кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә кирәклеген искәртә. Торак пунктлардан читкә сәфәрләрне кичектерергә кирәк. Юлларда имин тизлек сакларга, полосадан күчүдән һәм кинәт туктаудан качарга кирәк. Сәфәргә чыгу алдыннан автомобильне техник яктан тикшереп чыгарга, шулай ук запаска җылы әйберләр алырга кирәк. Балаларны автомобильдә махсус утыргычта гына йөртергә. Җәяүлеләргә дә юлларда сак йөрергә кирәк. Юл аша рөхсәт ителгән урында гына чыгарга, яктылык кайтаргыч элементлар булган киемнәр кияргә киңәш ителә.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал, каким будет летний сезон волонтерского проекта «Время добра»





Москва

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: В Москве начали работу первые центры ментального здоровья



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Певица

«Я хотела, чтобы все ужаснулись»: Певица MARGO рассказала о пластических операциях в «УТРО.ТНТ»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Детская зона «ЯРКО» – на Летней Спартакиаде «Газпром-Медиа Холдинга»

Вратарь «Композита» об игре на Сахалине в 4 утра по Москве: «Как выползли из самолета – поняли, что нас ждет. Из аэропорта – сразу на стадион, когда горели 0:3, осознал – сил нет. Хорошо, никто не уснул, ха-ха»

Контрольный матч. "Спартак" обыграл "Торпедо".


Уимблдон

Уроженка Тамбова Арина Родионова вышла во второй круг квалификации Уимблдона



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Системы отопления заменят в 812 многоквартирных домах в 2024 году



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России