VK компаниясе Яндекс.Дзен һәм Яндекс.Новости сервисын сатып ала
VK компаниясе (VK Company Limited) Яндекс.Новости сервисын һәм Яндекс.Дзен яңалыклар тәкъдим итү платформасын сатып алу турында килешүне имзалады. Әлеге компания шулай ук «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре белән идарә итә. Яңа килешү турында компаниянең рәсми сайтында хәбәр ителә.
«VK Company Limited компаниясе Яндекс.Новости яңалыклар агрегацияләү сервисын һәм Яндекс.Дзен тәкъдим итү платформасын сатып алуның төп шартлары турында килешүне имзалавы турында игълан итә», – диелә хәбәрдә.
Сату-алу эшләрен тәмамлау өчен ике як та корпоратив һәм җайга салучы органнар, шул исәптән Федераль монополиягә каршы хезмәт белән дә, килештереп бетерергә тиеш. Килешүнең нечкәлекләре соңрак ачылачак.