Казан мәчетләре балаларны җәйге каникулга чакыра
Җәйге каникул чорында Казандагы мәчетләрдә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
«Күркәм гадәт буенча белем бирү, танып белү һәм күңел ачу чаралары кысаларында сабыйлар өчен кызыклы программалар әзерләнде. Анда әхлак һәм тәрбия, Ислам нигезләре, Коръән дәресләрен, шулай ук күңелле чаралар: шаян уеннар, бәйгеләр, сабантуйларны һ.б. бар», ди оештыручылар.
Башкалада барлыгы 13 мәчеттә җәйге ялларны оештыру ниятләнә. Биредә күрсәтелгән адреслар буенча мәчетләргә мөрәҗәгать итеп яки телефон номерлары буенча шалтыратып, язылырга мөмкин.
Шул ук исемлектә рухи-сәламәтләндерү курсларының үткәрелү вакытлары да күрсәтелгән.
- Мәчетләр исемлеген сылтама аша карарга була.