12 июньдә Самара өлкәсенең Гали авылында Сабан туе була
12 июньдә Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында Сабан туе узачак. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Бәйрәм программасында Татарстан артистлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты, спорт ярышлары, уеннар һәм аттракционнар, төрле бәйгеләр, ат чабышлары, татар милли көрәше була.
Сабан туе кунаклары һәм бәйрәмдә катнашучылар өчен сәүдә рәтләре эшләячәк, диелә хәбәрдә.