Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2022

Галим Илдар Үтәмешев: «Татар галимнәре» китабы белән татар фәненең дәрәҗәсен күтәрдек

0
Галим Илдар Үтәмешев: «Татар галимнәре» китабы белән татар фәненең дәрәҗәсен күтәрдек

«Талантлы татар кешеләре фәндә алга таба да булачак. Без төрки дөньяда авторитетлы халык», - диде техник фәннәр докторы.

Техник фәннәр докторы, Россия табигый фәннәр академиясе академигы Илдар Үтәмешев фикеренчә, «Татар галимнәре» китабы - татар фәненең дәрәҗәсен күтәрә торган хезмәт.

«Без академик фәннең татар үзәген булдырдык, мин аның рәисе. Китапны чыгару теләге ике ел элек туды, татар фәненең дәрәҗәсен күтәрергә булдык. Фәннең милләте юк, әмма мактауга лаеклы вәкилләре бар, алар гасырлар дәвамында үсеш алган милләтнең потенциалын күрсәтә», - диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында «Татар галимнәре» китабының җаваплы мөхәррире һәм төзүчесе.

Китапка ярымтатар яки керәшен татарлары милләтеннән булган кешеләр дә кертелгән. «Руслан Гринберг – Россия Фәннәр академиясенең Икътисад институты директоры. Ул әнисе ягыннан – татар, татар телен белә. Инженерлык гаскәрләре генерал-лейтенанты Дмитрий Карбышев бар. Ул - керәшен татары. Ничек без аларны төшереп калдырыйк, ди? Алар да безнең байлыгыбыз», - диде галим.

Китапка шулай ук ковидтан вакцина уйлап тапкан авторлар да кертелгән. «ЭпиВакКорона» вакцинасын «Вектор» Новосибирск үзәге генераль директоры, биология фәннәре докторы - Ринат Мәксутов, «КовиВак» вакцинасын Чумаков исемендәге үзәкне җитәкләгән медицина фәннәре докторы Айдар Ишмөхәммәтов эшләгән. Алар да бар», - диде ул.

«Фәнни дәрәҗәләре булмаган, әмма зур программалар: исәпләү техникасын үстерү белән җитәкчелек иткән кешеләр күп. Китапта алар урын алды. Һәр галим игътибарга лаек. Ул замандагы кешеләр күпкә акыллырак булган. Иң мөһиме - алар безгә бай мирас калдырган. Минемчә, талантлы татар кешеләре фәндә алга таба да булачак. Без төрки дөньяда авторитетлы халык», - ди Илдар Үтәмешев.

«Татар галимнәре» китабы 500 данә белән чыккан. «Галимнәребез күп, татар тарихы затлы, борынгы. Болгар заманыннан ук башланган. Һәр шәхес турында тулы мәгълүмат бирергә тырыштык. Араларында дин кешеләре дә бар. Чөнки алар татарның рухын күтәргән. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән киңәшләшеп эшләдек. Китапта урын алган шәхесләр халыкка хезмәткә гомерләрен биргән. Кызганыч, кайбер галимнәр безнең арада юк», - диде ул.





Губернаторы России
Москва

Собянин назвал самые популярные у москвичей услуги и сервисы mos.ru





Москва

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов!


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Московские медики окажут помощь пострадавшим в Белгороде - Собянин



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Певица

Певица Лолита получила серьезные ожоги в Болгарии




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

"Динамо" обыграло "Балтику", дважды забив в компенсированное время

Независимый фантастический триллер из девяностых

"Зенит" в Москве обыграл ЦСКА и сравнял счет в серии


WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Киев

Святая миссия русского солдата



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России