Икшермә мәктәбе укучылары республикакүләм «Аҗаган» хәрби-спорт уенында II урынны алды
Саба районының Икшермә мәктәбе укучылары республикакүләм «Аҗаган» хәрби-спорт уенында II урынга лаек булды. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.
Хәрби-спорт уены Казан шәһәренең «Патриот» үзәгендә 3-5 июнь көннәрендә узды.
Финалда зона этапларында 1 һәм 2 урыннарны алган командалар катнашты. Кави Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе командасы гомумкоманда зачетында 2 урынны яулады, диелә хәбәрдә.