«Рубин»ның элеккеге уенчысы Сердар Азмун ата булуны ачыклау экспертизасына килмәгән
Леверкузенның «Байер» командасында уйнаучы Сердар Азмунга карата ачылган эш кире судка җибәрелгән. Бу турыда спортчының элек йөргән кызының адвокаты белдерде. Эш футболчының ата булуны билгеләү буенча экспертизага килмәве аркасында кире кайтарылган.
Исегезгә төшерәбез, Казанда яшәүче Алия исемле кыз футболчыдан алимент түләвен таләп итә. Ул Иран футболчысы белән 2018 елда, һөҗүмче «Рубин» өчен чыгыш ясаган вакытта таныша. Азмун кызны йөкле булуы турында белгәч ташлавы турында билгеле булган иде.
«Хәл шактый тиз бара. Без инде суд процессының финал стадиясенә чыктык дип уйлыйм. Суд билгеләгән экспертизадан соң эш кире кайтарылды, җавап бирүче Сердар Азмун бер тапкыр килмәде.
Анда биоматериал алу өчен ике көн билгеләнгән, әмма ул килмәгән. Димәк, хәзер эш эксперт учреждениесеннән судка кайтты. Алга таба судья суд утырышы датасын билгеләде, ул хәлиткеч булырга мөмкин. Бәлки, судья хәтта карар да чыгарыр», дип яза «Спорт-Экспресс» адвокат Андрей Дмитриев сүзләрен.