Сочига Казаннан килгән самолет шассиена ут кабу сәбәпле, пассажирларны эвакуацияләгәннәр
«Татар-информ»га Сочи аэропортының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, утырган вакытта шассие янган Казан самолеты – Nordwind авиакомпаниясе карамагында. Очкычның өлешчә сул як шассие яна башлаган.
"Аэропортның барлык хезмәтләренең җайга салынган эше нәтиҗәсендә янгын тиз арада сүндерелде, зыян күрүчеләр юк. Пассажирларны самолеттан чыгарылган. Бортта 191 пассажир булган. Хәзерге вакытта һава судносында шасси алыштыру эшләре бара", - дип билгеләп үттеләр аэропортның матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта аэропорт штат режимында эшли, самолетларны кабул итү һәм аларны очырту бер полосада башкарыла.