Актаныш зиратында каберне мәсхәрәләгән кешеләрне полиция эзли
Бүген Актаныш авылында билгесез затлар җирле зираттагы кабердә православие хачын кискән. Моны күреп алган кешеләр полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Урынга шунда ук оператив тикшерү төркеме килгән. Полиция хезмәткәрләре хәзерге вакытта каберне мәсхәрәләгән кешеләрне эзли. Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге тикшерү башлады, аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк.
Моңа кадәр Актаныш районы башлыгы Энгель Фаттаховның отставкага бирүен хәбәр иткән идек. Зираттагы хачны кисүне ул провокация дип атады.