Питрәч районының Богородское авылында иске сарайлар урынында спорт мәйданчыгы төзелә
Питрәч районы Богородское авылында Центральная урамында 26 һәм 28 нче йортлар ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр узачак. Бу хакта «Алга» газетасы яза.
«Элек иске сарайлар урнашкан территориядә Богородское мәктәбе өчен спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Халык үзгәрешләргә уңай карады, чөнки бу урын начар хәлдә иде. Бу корылмалар муниципаль җирдә урнашкан һәм законсыз булып санала», - дип уртаклашты администрация матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.
Булачак объект урынында участокны тигезләргә һәм төзелешне планлаштырырга кирәк булачак, диелә хәбәрдә.