«Казан» гаилә үзәге янында Россия көненә багышланган концерт башланды
Казансу яр буенда «Казан» гаилә үзәге янында Россия көненә багышланган концерт башланды.
Концертта Казан шәһәр филармониясе артистлары - Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова, Сиринә Зәнетдинова, Гөлназ Гафурова һәм башкалар чыгыш ясады.
Фото: © Гөлүзә Ибраһимова
Татар эстрадасы йолдызларыннан концертта Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың чыгышы көтелә.
Гаилә үзәге янында татар бизәкләреннән торган зур тасманы төрле төсләргә буяу мөмкинлеге бар.
22:00 сәгатьтә Казансу акваториясендә салют була.