«Созвездие-Йолдызлык» бинасы яну сәбәпле, ул вакытлыча башка урынга күчәчәк
Казанда «Созвездие – Йолдызлык» резиденциясендә кичә булган янгыннан соң, аңа вакытлыча башка мәйданчык эзләячәкләр. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
«Бүгенге көндә тикшерү алды эшләре бара. Шуңа күрә янгын сәбәпләре һәм зыян күләме турында нидер сөйләргә әле иртәрәк. Хәзер «Йолдызлык»ны альтернатив мәйданчыкта вакытлыча урнаштыру вариантын тиз арада табарга кирәк», – дип билгеләп үтте министр.
Аның сүзләренчә, «Созвездие – Йолдызлык» – республика казанышы. Ул 20 елдан артык республикада иҗади кадрларны чыгару урыны булып тора. Алар республикадан читтә дә танылу тапкан.
Исегезгә төшерәбез, кичә «Созвездие – Йолдызлык» резиденциясендә янгын чыкты. Янгын чормадан түбәгә күчте. Ут мәйданы 500 квадрат метр тәшкил иткән, аны кичке алтылар тирәсендә сүндерделәр. Янгын факты буенча җинаять эше кузгатылды.