Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы сессиясендә катнашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 25нче Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында оештырылган «Киңлек һәм технологияләрне берләштереп: территорияләрне комплекслы рәвештә үстерү өчен яңа карарлар» дигән сессиядә катнашты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов, сессиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, бүген киңлек мәгълүматлары инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе аерым игътибар таләп итүен искәртте.
«Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмати ресурс үзәге (анда Татарстан да катнашты) булдыру буенча сынау проекты нәтиҗәләре аның файдалы булуын раслады. Мәгълүматлар бердәмлеге оператив идарә карарлары кабул итәргә мөмкинлек бирде», - дип искәртте ТР Президенты.
Миңнеханов сынау проектының билгеле бер санда хокуклары теркәлмәгән күчемсез милек объектлары булуын ачыкларга мөмкинлек бирүенә аерым тукталды. Әлеге мәгълүматлар нигезендә милекчеләргә анализ ясалды, дип өстәде ул.
Болардан тыш, эксперимент картографик һәм геодезик нигезнең сыйфатына бәйле проблема булуын күрсәткән. Татарстан Президенты сүзләренчә, «яңа картматериаллар булдыру ихтыяҗы» бар.
«Киңлек һәм технологияләрне берләштереп: территорияләрне комплекслы рәвештә үстерү өчен яңа карарлар» панель сессиясенең максаты кризиска каршы мөмкинлекләр хакында фикер алышу һәм җир ресурслары белән идарә итү өчен киңлек мәгълүматларын бергә туплаудан гыйбарәт иде. Сессияне Росреестр оештырды.
«Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановның VK компаниясе генераль директоры Владимир Кириенко белән очрашуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.