Татарстанда тагын 79 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны кимүен дәвам итә. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә төбәктә 79 яңа очрак ачыкланган.
Инфекция йоктырган 36 кеше хастаханәгә озатылган. Соңгы тәүлектә 210 кеше савыккан.
Республикада 25 майдан бирле коронавирустан үлем-китем очраклары теркәлмәгән.