Дилә Нигъмәтуллина белән «Гадел әңгәмә»нең икенче өлеше чыкты
Яңа чыгарылышта җырчы әнисенең гомере өчен көрәшүләре, тормыштагы авыр вакытлары турында сөйләде.
«Гадел әңгәмә» тапшыруының җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән икенче өлеше чыкты.
Бу чыгарылышта җырчы әнисенең гомере өчен көрәшүләре, иң якын кешесен югалтуы, башта икътисад институтына керүе, «Миләшләрем» җырына кагылышлы конфликт турында сөйләде.
- Тапшыруны «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.
- Элегрәк Дилә Нигъмәтуллина белән «Гадел әңгәмә»нең беренче өлеше чыккан иде.