Төнлә Әлмәттә бала һәм хатын-кызны машина таптаткан, әни кеше үлгән
Кичә 23.25 сәгать тирәсендә Әлмәттә Заречная урамында юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган.
Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Audi Q7 внедорожнигы белән идарә итүче 37 яшьлек ир-ат юлдан баручы 44 яшьлек хатын белән 9 яшьлек кыз баланы бәрдергән.
Хатын-кыз имгәнүләрдән үлгән, ә бала авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән.
«Һәлакәт урынына Әлмәт прокуроры вазифаларын башкаручы Марсель Гимаев килгән. Юл-транспорт һәлакәте буенча процессуаль тикшерү оештырылган, аның барышын һәм нәтиҗәсен шәһәр прокуратурасы контрольдә тотачак», - диде Руслан Галиев.