Грозный аэропортының яңа терминалын ярымай формасында төзиләр
Чечня башкаласында «Грозный аэропорты» халыкара терминалын төзи башладылар. Ул ярымай формасында булачак, дип хәбәр итте республика башлыгы Рамзан Кадыров. Интерфакс шул турыда хәбәр итте.
Аэропортка Чечняның беренче президенты, Россия Герое Әхмәт Кадыров исеме биреләчәк, дип язган Чечня башлыгы үзенең телеграм-каналында.
Аэровокзалның яңа бинасы гамәлдәге терминалны сүтмичә төзеләчәк. Бинаның гомуми мәйданы 12,5 мең квадрат метр булыр дип көтелә. Анда очып китү, очкыч төшеп утыру өчен өстәмә полосалар да булдырыла.
Мондый карар пассажирлар һәм һава аланы хезмәткәрләре өчен уңайсызлыклар булмасын өчен кабул ителгән. Шулай ук аэропортка керү трассасының яңа участогы төзеләчәк, ул терминалны гамәлдәге бина белән тоташтырачак.
«Яңа терминалның тышкы кыяфәте ислам дөньясы символикасына нигезләнә һәм ярымай рәвешендә булачак. Ландшафтның креатив чишелешләре һәм архитектура корылмасын оригиналь яктырту беркемне дә битараф калдырмаячак», – дип вәгъдә итте Кадыров.