Үзбәкстанда галимнәрне берләштереп Урта Азиянең мәдәни мирасы каталогын ясарга җыеналар
Урта Азия галимнәренең көчләре берләштереп киләчәктә Урта Азиянең мәдәни мирасы каталогы барлыкка килергә мөмкин. Үзбәкстанда оештырылган мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте Урта Азия галимнәрен бер мәйданга тупларга тырыша.
«Безне барыбызны да Үзбәкстан һәм Урта Азия мәдәни мирасы берләштерә. Бу әһәмиятле, чөнки без бердәм булып бу җирләрнең кешелек тарихына керткән өлеше турында сөйләргә тиеш. Урта Азия казанышы - кешелек казанышы», - ди Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте идарәсе рәисе Фирдәвес Абдулхаликов «Үзбәкстанның мәдәни мирасы - яңа Ренессанс нигезе нигезе» халыкара конгрессында «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп.
«Алты ел эчендә галимнәребез арасында бер конфликт та булганы юк - дус яшибез. Əлбәттә, бәхәсләшбез, бик каты бәхәсләр була. Җыелышларда кара каршы бәхәсләшкән кешеләр кич чәй табынында берләшә», – дип дәвам итте ул фикерен.
«Үзбәкстанның мәдәни мирасы - яңа Ренессанс нигезе нигезе» проекты Үзбәкстанда биш ел дәвамында эшләп килә. Быел Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте алтынчы конгрессын уздырды. Быел халыкара чара уздыру урыны буларак Сәмәрканд сайланган иде.
«Быелгы конгресска делегацияләр тулы составта килә алды. Таҗикстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Əфганстан делегацияләре, ягъни, Урта Азия тулысынча бар. Болай булганы юк иде. Президентның тышкы сәясәт буенча эшчәнлеге үз җимешләрен бирде һәм безнең үзара якынаюыбыз күренә», - ди Фирдәвес Абдулхаликов.
«Миңа Казахстан тарихы музеенда булырга туры килде. Бу гаҗәеп музей, мин бу кадәр үк артефактлар бардыр дип күз алдына да китермәгән идем. Казах җиренең бай үткәне күрсәтелгән. Элек ул җирләр дә, безнекеләр дә башкача аталган, хәзерге чикләр булмаган. Барыбыз өчен дә көчләребезне берләштереп каталоглар төзи алабыз. Алар Урта Азиянең мәдәни мирасы дип атала ала», – ди рәис.
Халыкара оешма Урта Азиянең бай мәдәни мирасы турындагы мәгълүматны саклау һәм яшь буынга җиткерү максатын куеп эшли. Конгресс тарафыннан китапларга өстәп, мультимедиа форматлар да чыгара. «Бабаларыбыз кешелек цивилизациясе үсешенә зур өлеш керткәннәр. Дөнья моны белергә тиеш», дип фикерен йомгаклый Фирдәвес Абдулхаликов.
- 22-24 июльдә Сәмәркандта «Үзбәкстанның мәдәни мирасы - яңа Ренессанс нигезе нигезе» халыкара конгрессы үтте. Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыятенең «Үзбәкстанның мәдәни мирасы - яңа Ренессанс нигезе нигезе» халыкара конгрессы Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеёв инициативасы белән оештырылган.
- Конгресс тарафыннан алты ел эчендә алтмыш том китап дөнья күргән.
- Быелгы томнарның берсе Татарстан музейлары тырышлыгы белән басылган. Конгресста махсус чакыру белән Татарстан галимнәре – әлеге томның авторлары Лилия Саттарова һәм Динә Хисамова катнашты.