30 октябрьдә Россиядән Таиланд, Һиндстан һәм Мальдив утрауларына туры авиарейслар ачыла
30 октябрьдән Россиядә яшәүчеләр Таиланд, Һиндстан һәм Мальдив утрауларына турыдан-туры бара алачак. Мондый «кышкы» даими авиаюнәлешләр ачылу турында «Аэрофлот»ның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рейслар Мәскәүдән булачак. «30 октябрьдән без Мәскәүдән Таиланд, Һиндстан һәм Мальдив утрауларына «кышкы» регуляр рейслар җибәрәбез», – диелгән компаниянең Telegram-каналында.
Билет сатып алыр алдыннан туристларга теге яки бу илгә керү кагыйдәләре белән танышырга киңәш ителә.