Ркаил Зәйдулла: Тукай да һәр шагыйрь балалар өчен язарга тиеш, дип әйткән булган
Балалар әдәбияты – теләсә кайсы халыкның мәдәниятен саклап калу өчен нигез. Габдулла Тукай да һәр шагыйрь һәм прозаик балалар өчен язарга тиеш, дип әйткән булган. Бу хакта Мәскәүдә Татар балалар әдәбияты көннәрен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сөйләде.
«Яңа балалар әдәбиятына нигез салучы, әлбәттә, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай, ул һәр шагыйрь һәм прозаик балалар өчен язарга тиеш, дип санаган. Һади Такташ, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Муса Җәлил – барлык күренекле татар язучылары балалар өчен әсәрләр иҗат иттеләр», – дип белдерде ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дарья Сәйфиева яза.
Ркаил Зәйдулла билгеләп үткәнчә, хәзерге татар авторлары балаларның туган телгә һәм әдәбиятка карата кызыксынуларын арттыруны дәвам итә. Шулай ук ул яхшы язылган әсәрнең теләсә кайсы яшьтәге укучыга кызыклы булачагын әйтеп үтте.
Россия дәүләт балалар китапханәсе директоры Мария Веденяпина Мәскәүне Татарстан китап берләшмәсе һәм татар язучылары белән күпьеллык дуслык бәйләве турында сөйләде. Ул киләчәктә федераль һәм республика хөкүмәте ярдәме белән әлеге багланышларның алга таба да үсәчәгенә өметен белдерде.
Татар балалар әдәбиятына багышланган бәйрәм чаралары 21-25 август көннәрендә Мәскәүдә уза торган Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәренә багышланган. Кинолар күрсәтү, концертлар, күргәзмәләр, мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар ел саен уза торган күптәнге традициягә әйләнде һәм башкала халкына хуш килде.