Татарстан Ислам хезмәттәшлеге оешмалары илләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә тели
Татарстан Казан глобаль яшьләр саммитының йомгаклау резолюциясенә волонтерлык, яшьләр туризмы, медиа, фән һәм башка бик күп өлкәләрдә Ислам хезмәттәшлеге оешмалары илләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү турындагы тәкъдимнәрне кертә.
«Безгә кызык булган кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез. Алар арасында волонтерлык, яшьләр туризмы, медиа һәм фән. Без алмашу программалары, стажировка, лагерь, уртак чаралар һәм конференцияләргә өметләнәбез», - диде «Татар-информ»га Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
27 августтан 30 августка кадәр узачак Казан глобаль яшьләр саммиты төп биш темага кагылачак. Бу яшьләр миграциясе, эшмәкәрлек, яшьләрнең иминлеге һәм менталь сәламәтлеге, яшь кешеләр арасында цифрлы трендлар, социаль лифтлар һәм мөмкинлекләр тигезлеге.
Саммит нәтиҗәләре буенча анда катнашучылар резолюция кабул итәчәк, анда актуаль мәсьәләләр һәм аларга җаваплар алу юллары чагылыш табачак. Саммит кысаларында шулай ук Россиянең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшьләр оешмалары арасында алга таба халыкара багланышлар нигезе булачак комплекслы гамәлләр планын тәкъдим итәчәкләр.