Татар токымлы атлар арасында «Аргамак» бүләге өчен ярышта Лениногорск аты беренче килде
Бүген «Казан» ипподромында Республика көне хөрмәтенә оештырылган ат чабышларында "Аргамак" призына Лениногорск районы башлыгы Самат Нәбиуллин аты лаек булды. «Ак Морза» кушаматлы бу атның җайдагы - Регина Зарипова.
Ярышның приз фонды - 250 мең сум, анда 9 ат катнашты.
"Безнең атлар әле бик яшь. Алар тәҗрибә җыя гына. Шуңа күрә җиңүебез белән горурланабыз. Мин 14 яшьтән бирле атта йөрү белән шөгыльләнәм. Яшь атларны өйрәткәндә егылып төшеп, имгәнгәнем дә булды. Әмма шуңа да карамастан, атларга карата мәхәббәт сүрелми. Без бөтен көчебезне дөрес якка юнәлтергә тырышабыз", - диде Регина Зарипова.
Икенче урында Әлмәт районыннан "Дунай" кушаматлы ат. Җайдагы - Альберт Шәйхетдинов. Өченче урынны Теләчедән "Барс РТ" кушаматлы ат яулады. Җайдагы - Фирзәр Гыйниятов.