«Бигеш» аэропортыннан Минераль Сулар шәһәренә туры рейслар ачыла
21 сентябрьдә «Бигеш» халыкара аэропортыннан Минераль Сулар шәһәренә туры рейслар ачылачак. Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.
Очышлар 21 сентябрьдән 26 октябрьгә кадәр атнага бер тапкыр һәм 2 ноябрьдән 22 мартка кадәр атнага ике тапкыр оештырыла. «Авиабилетлар сатуда», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Очып бару ике сәгать дәвам итәчәк.