Чирмешән районында 7 мең гектарга якын мәйданда уҗым бодае һәм арыш чәчелде
«ЧИРМЕШӘНАГРО» районда 1100 гектарда уҗым бодае чәчүне узган атнада ук төгәлләде. «Тепсуркаев В.Ә.» хуҗалыгында 940 гектар мәйданда, «Әккәрәй»дә - 600, «Сөлчә»дә – 500 гектар мәйданда чәчү башкарылган. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.
«Бу күрсәткеч 8 мең гектарга җитәр дип өметләнәбез», – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин.
Әле тагын 4 мең гектарда бөртеклеләр уңышын җыясы бар, 35 мең 563 гектарда комбайннар эшләгән дә. Ындыр табакларына 116 мең тоннага якын бөртек кайткан. Район буенча гектар көче 32,6 центнер, «Тепсуркаев В.Ә.»да – 44,9, «ЧИРМЕШӘНАГРО»да – 41,9, «БИО-АГРО»да – 35,4 центнер.
Барысы 13 мең 550 гектар җир эшкәртелгән, ягъни тиешленең 27 проценты кадәр. Бу эштә «ЧИРМЕШӘНАГРО», «Әккәрәй», «Тепсуркаев В.Ә.» хуҗалыклары алда, аларда планлаштырганның 51-45 процентында сөрү агрегатлары эшләгән, диелә хәбәрдә.