Уфада СССРның халык артисткасы Гөлли Мөбәрәковага истәлек тактасы ачылды
9 сентябрьдә Уфада СССРның халык артисткасы, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Гөлли Мөбәрәковага истәлек тактасы ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Истәлек тактасы Энгельс урамы, 5 йорт фасадына урнаштырылды. Гөлли Мөбәрәкова 1999-2019 елларда шушы йортта яшәгән. Бу көнне йорт янына театр-җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, Гөлли Мөбәрәкованың туганнары һәм якыннары, аның хезмәттәшләре һәм якташлары җыелган иде.
«Гөлли Арслановна туган җиренең, үз театрының, түз юлының чын патриоты булды. Ул артистка гына түгел, ә җәмәгать эшлеклесе дә иде. Аның фикере тирә-яктагылар өчен һәрвакыт мөһим булды, мин дә аның белән еш киңәшләштем. Ул күп сүзле түгел иде, әмма һәрвакыт төгәл һәм әһәмиятле әйберләр турында сөйләде. Аның турында хәтерне саклаган өчен театр коллективына бик зур рәхмәт», – дип сөйләде Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфикова.
Тантанада Башкортстанның Театр әһелләре берлеге рәисе Әхтәм Әбушманов, Уфа шәһәре администрациясе вәкилләре, Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта, Башдрам театры баш режиссеры Айрат Әбушманов, Әдәби музей директоры Гөлдәр Моратова катнашты.
Истәлек тактасы ачканнан соң, театр коллектив Мөселман зиратында Гөлли Мөбәрәкова каберенә чәчәкләр салды.