Рима Мөхәмәдшина һәм Дмитрий Анисимов Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда алда бара
«Бердәм Россия» партиясе вәкиле Дмитрий Анисимов һәм үз-үзен тәкъдим иткән Рима Мөхәмәдшина Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре буенча алда бара. Беркетмәләрнең 100 проценты эшкәртелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.
Рима Мөхәмәдшина 7нче санлы Ибраһимов бермандатлы сайлау округында 57,30 процент тавыш җыйды, икенче урында – «Гадел Россия» вәкиле Дамир Хөснетдинов (12,45 процент белән), өченче урында – «Россия коммунистлары» партиясе вәкиле Ренат Галимҗанов.
14нче Пионерлар бер мандатлы сайлау округында 100 процент беркетмәләрне эшкәрткәннән соң бердәмроссияле Дмитрий Анисимовның 64,39 процент, гаделроссияле Венера Нәгыймованың 8,06 процент тавыш җыюы теркәлгән. Монда өченче урында «Россия коммунистлары» партиясе вәкиле Рөстәм Гарипов, аңа сайлаучыларның 7,42 проценты тавыш биргән.
Пионерлар һәм Ибраһимов округларында депутатларның мандатлары 2021 елның сентябрендә Илья Вольфсон һәм Марат Нуриев РФ Дәүләт Думасына сайланганнан соң вакантлы булды. Алар икесе дә «Бердәм Россия» вәкилләре һәм хәзер Россия парламентының түбән палатасы фракциясендә.
- Дмитрий Анисимов – Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган, «Стратегик инициативалар үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры, элек Казан Башкарма комитетында торак-коммуналь хуҗалык идарәсе рәисе булган.
- Рима Мөхәмәдшина да Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган, ул Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры.