Пенза журналисты Татарстанда умарталарның үлеме турында фильм төшерергә уйлый
Пенза журналисты Евгений Малышев Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да бал кортларының үлүе турында фильм төшерергә ниятли. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бу идеяне хупладылар, «фильмның файдалы булачагын» билгеләп үттеләр.
«Татарстан әлеге проблеманы хәл итә торган төбәкләрнең берсе, шуңа күрә безнең тәҗрибә башка төбәкләр өчен файдалы һәм кызыклы булачак», – дип «Татар-информ»га министрлык матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомствода шулай ук Пенза журналистының фильм төшерү уңаеннан аларга мөрәҗәгать итмәвен хәбәр иттеләр, әмма без «әлеге мәсьәләне яктыртуда әзер», диделәр министрлыкта.