Чүпрәле районының өч мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылды
Яңа уку елында табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәкләре – «Үсеш ноктасы» Иске Чүпрәле күп профильле лицейда, Алешкин-Саплык урта мәктәбендә һәм Кече Чынлы урта мәктәбендә ачылды. Үзәкләрнең ачылышы тантаналы шартларда узды, анда район башлыгы Марат Гафаров катнашты.
«Үсеш ноктасы» үзәкләре «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бу турыда «Туган як» газетасы сайтында хәбәр ителә.
Педагоглар сүзләренчә, «Үсеш ноктасы» үзәкләренең уку базасы балаларның белем алу мөмкинлекләрен киңәйтә, аларның табигый-фәнни белемнәрен формалаштыра, креатив фикерләүне үстерә, уку материалын практикада эшкәртүгә ярдәм итә.
Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта профиль фәннәрне тирәнтен өйрәнү, шулай ук «Үсеш ноктасы» үзәкләре базасында өстәмә белем бирү кысаларында балаларга һөнәр сайларга һәм чыгарылыш имтиханнарына әзерләнергә ярдәм итә.
Район башлыгы Марат Гафаров, шулай ук җитәкчеләр заманча җиһазландырылган химия, физика һәм биология кабинетлары белән танышты, балаларның кәефе белән кызыксындылар, киләчәктә алачак һөнәрлре турында сөйләштеләр.
Бүгенге көндә Чүпрәле районының 9 гомуми белем бирү учреждениесендә «Үсеш нокталары» эшли. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов сүзләренә караганда, мәктәпләрдә үзәкләр булдыру проектын гамәлгә ашыру алга таба да дәвам итәчәк.