Иртәгә Татарстанда томан һәм көчле яңгыр көтелә
Иртәгә, 28 сентябрьдә, Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, синоптиклар томан, көчле яңгыр һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә исә торган җил булачак дип фаразлый.
Иртәгә Казанда болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем фаразланмый, температура +5..-7 градус булыр дип көтелә. Көндез көчле яңгыр, көчле җил һәм +7..+9 градуска кадәр җылылык көтелә, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология үзәге.
Пәнҗешәмбе, 29 сентябрьдә, Татарстанда синоптиклар болытлы һава торышы фаразлый, көчле яңгыр һәм секундына 15-20 метрга кадәр җил булачак. Төнлә термометр баганалары +3..+8 градуска кадәр төшәчәк, көндез +7..+12 градуска кадәр җылытачак.
30 сентябрь, җомга көнне, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Бераз яңгыр да көтелә. Төнге температура +3..+8 градус булачак, көндез һава +8..+13 градуска кадәр җылыначак.