Васил Шәйхразыев Кемерово шәһәрендә XXIII Федераль Сабантуй урынын карады
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерово шәһәренә эшлекле сәфәргә барды.
Анда ул Кузбасс Губернаторының беренче урынбасары – Кемерово өлкәсе Хөкүмәте рәисе Илья Середюк белән киләсе 2023 елда Кемерово шәһәрендә узачак XXIII Федераль Сабантуй һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак урыннар белән танышты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сабантуй 2023 елның 30 июнь – 1 июль көннәрендә узачак.
2 ноябрьдә Кемерово шәһәрендә 2023 елда узачак XXIII Федераль Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булып узган иде.