Путин Кызыл мәйданда Минин һәм Пожарский һәйкәленә чәчәкләр салды
Россия Президенты Владимир Путин Кызыл мәйданда реставрациядән соң ачылган Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский һәйкәленә чәчәкләр салды.
Традицион чарада иҗтимагый берләшмәләр, яшьләр һәм волонтерлык оешмалары вәкилләре катнашты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген, 4 ноябрьдә, Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Элегрәк татарстанлыларны бәйрәм белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.