Казанда Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең альбом презентациясе узачак
6 ноябрь Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә Jadid Fest кысаларында Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең альбом презентациясе узачак
Almet Music Lab — 2022 елның мартында Әлмәттә узган төрки уен кораллары кулланылган беренче музыкаль лаборатория. Биредә этно-музыка өлкәсендәге студентлар, яшь музыкантлар һәм профессионаллар катнашты. Бер атна дәвамында традицион төрки музыкаль уен коралларында уйнау буенча остаханәләр һәм ачык репетицияләр узды.
Казан музыкантлары, күргәзмә эшчеләре һәм Әлмәт музыка колледжы студентлары эшчәнлегенең уртак нәтиҗәсе булып төрле төрки жанрларга караган һәм бүгенге көн шигъриятенең актуаль темаларын колачлаган бәет, мөнәҗәт, озын көй, такмаклар туды. Альбом үз эченә уникаль материал — Идел буе борынгы музыка сәнгате һәм аның заманча интерпретациясе синтезын алган, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Концертның махсус кунагы — танылган җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова.
.Башлана: 18.00 сәгатьтә.