Әфганстан татарлары Миңнехановны һәм Татарстан халкын ТР Конституциясе көне белән котлады
Әфганстан татарлары советы рәисе Забихолло Надери Татар татарстанлыларны Татарстан Конституциясе көне белән котлады.
«Минем исемем Забихулло Надери Татар. Мин Әфганстан татарлары советы башлыгы. Әфганстан татарлары исеменнән Татарстанның хөрмәтле Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстанның бөтен халкын Татарстан Конституциясе көне белән котлыйм», – диелә видеомөрәҗәгатьтә.