Башкортстанда башкорт атына һәйкәл проектына бәйге игълан иттеләр
Башкортстанда башкорт аты һәйкәленең иң яхшы проектын ясауга конкурс игълан ителде. Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һәйкәл Уфа шәһәрендәге Агыйдел елгасы яр буена куелачак.
Конкурста катнашу өчен авторларга гариза, проект, аңлатма язуы, график материал һәм смета-финанс исәпләвен 2023 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча М.Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музеена (Уфа шәһәре, Гоголь урамы, 27. Телефоннар: 7 (347) 273 42 36, 7 (347) 272 13 85) тәкъдим итәргә кирәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Бәйгенең нигезләмәсе белән Башкортстан «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының Төбәк бүлекчәсе сайтында танышырга була.