Тукай клубында шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың иҗат кичәсе була
28 ноябрь көнне ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрә, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпованың 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе була.
ТР Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, әдәби кичә кичке сәгать биштә башлана. Кичәгә теләгән һәркем килә ала.