Алабугада коткаручылар төнлә адашкан бабайны өч сәгатьтән артык эзләгән
Алабугада төзелә торган яңа «Гренландия» бистәсендә 82 яшьлек бабайның югалуы турындагы хәбәр кичә төн уртасында ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына алынган. Олы яшьтәге ир-атның хәтере югалуыннан интегүе хәбәр ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
5нче зона-коткару отряды хезмәткәрләре полиция һәм 75нче янгын сүндерүчеләрнең оператив төркеме белән берлектә югалган кешене эзләргә чыккан. Югалган пенсионерны алар җәяүләп тә, автомобильләр белән дә эзләгән. Өч сәгать ярымнан соң авыл юлында йөргән бабайны табып алганнар. Коткаручылар аны машинага утыртып җылыткан, кайнар чәй эчергәннәр. Аннан соң хастаханәгә озатканнар.