«Тәртип» радиосы ике бәйгегә йомгак ясый
29 ноябрь көнне Тукай исемендәге Дәүләт филармониясендә «Тәртип» радиосы оештырган «Үз илемдә – үз көем» һәм «Әниләр марафоны» бәйгеләренең йомгаклау чарасы булачак.
Әлеге бәйгеләр Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде. Икесенең дә төп максаты – туган телебездә аралашу, чын татар гаиләләрендә сакланып калган кыйммәтләрне барлау, буыннан-буынга күчерү.
«Үз илемдә – үз көем» бәйгесе быел икенче мәртәбә уздырылды. Быел бәйгедә талантлы гаиләләр яки туганнардан оешкан гаилә ансамбльләре дә көч сынашты. Бәйгедә Татарстаннан кала, Мәскәү, Башкортстан, Пермь, Киров, Самара өлкәләреннән дә катнаштылар.
Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссия әгъзалары килгән видеоларны карап, җиңүче гаиләләрне сайлады. Алар: Гран-при ияләре – Тукай районыннан туганнар ансамбле беренче урын – Кукмара районыннан абыйлы-энеле Фарил Габдрахманов белән Фаил Зәйнуллин, икенче урын – Казаннан (Кадыш бистәсеннән) апалы-энеле Фирдиса Мифтахова, Рафаэль Абдуллин, өченче урын – Казаннан әниле-уллы Ихсановлар гаиләсе.
Әниләр көне уңаеннан «Әниләр марафоны» быел дүртенче тапкыр оештырыла. Аның максаты – социаль челтәрләрдә татар телендә аралашучы әниләр (дәү әниләр) өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы булдыру. Бәйгедә 400дән артык әни һәм әби катнашты. Алар Татарстаннан гына түгел, Мәскәү, Башкортстан, Чувашия, Марий-Эл, Төмән һ.б. бик күп төбәкләрдән булды.
Марафонның бер көнен дә калдырмыйча катнашып барган әниләр арасыннан жюри 9 җиңүчене сайлаячак.
Шулай итеп, 29 ноябрь көнне әлеге проеткларның барлык җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Концертта халкыбызның танылган артистлары һәм мәртәбәле кунаклар да көтелә.