Татарстан синоптиклары республикада томан көтелү турында кисәтә
Бүген Татарстанда иртән урыны белән томан булырга мөмкин. Төнлә һава торышы начарлану турындагы кисәтүне ТР Гидрометеорология үзәге таратты.
«Татар-информ» алдан хәбәр иткәнчә, 26 ноябрьдә, шимбә көнне, республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар явачак.
Көндезге һава температурасы 0 градустан -5 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык барлыкка килә.