Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Чернышенко Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта булды
Кичә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк» технопаркында булдылар.
Аерым алганда, алар киберпаркта - «Киләчәк Уеннары» инновацион спорт төрләре буенча турнир спортчылары өчен күнекмә мәйданчыкларының берсен карады, шулай ук мәктәп укучылары өчен технологик эшмәкәрлек буенча конкурска старт бирделәр. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чернышенко һәм Миңнеханов киберспорт аренасын карады, аның мәйданы Татарстанның киберспорт индустриясен үстерү өчен билгеләнгән һәм ул 120 уен урыны, стример бүлмәсе, узыш симуляторлары, турнир һәм тамашачылар зонасын үз эченә ала. Аннары кунаклар балаларны цифлы технологияләр дөньясына интеграцияләү өчен оештырылган балалар ИТ-паркында булды.
Шулай ук Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов цифрлы китапханәдә, конференц-залда булды һәм сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, юл хәрәкәте иминлеге, кибер куркынычсызлык, пилотсыз транспорт өлкәсендә IT-проектлар белән таныштылар, шулай ук спорт хронометражының яңа электрон системасын бәяләделәр.
Шуннан соң ТР Президенты һәм РФ вице-премьеры мәктәп укучылары өчен технологик эшмәкәрлек буенча «Бир бишне!» конкурсына старт бирде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«Сез бик текә эшләр башкарасыз. Сезнең коммерция юлына юнәлешегез алга таба уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк. Мин бик тәэсирләндем. Татарстанда сезнең өчен искиткеч шартлар тудырылган. Бүген без бик яхшы IT-паркта. Мин мондый технопаркларны беркайда да очратмадым», - дип искәртте Чернышенко.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында, иң мөһим бурычларның берсе – яшьләрне IT өлкәсендә сыйфатлы белем белән тәэмин итү, дип белдерде. Ләкин, тиешле инфраструктура булмаса, моны эшләп булмый. «Әлеге технопарк шул исәптән бу бурычларга да юнәлдерелгән. Без бу IT-парк белән горурланабыз, ул илдәге иң яхшыларның берсе», - дип өстәде ТР Президенты.