Путин Татарскийны вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләде
Владлен Татарский тәхәллүсе белән танылган хәрби корреспондент Максим Фомин вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүген Россия Президенты Владимир Путин шундый карар имзалады.
«Һөнәри бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен хәрби корреспондент Фомин Максим Юрьевичны (Владлен Татарскийны) Батырлык ордены белән бүләкләргә (вафатыннан соң)», — диелә документта. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, хәрби корреспондент Санкт-Петербургта якшәмбе кичендә кафеда шартлау вакытында һәлак булды. Тикшерү комитеты куркыныч ысул белән үтерү турында маддә буенча җинаять эше кузгатты, соңрак ул теракт дип үзгәртелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр саны 32 кешегә кадәр җиткән. Элегрәк «Интерфакс» шартлауда шикләнелгән Дарья Трепованы кулга алуларын һәм Тикшерү комитетына сорау алу өчен алып килүләрен хәбәр иткән иде.