Ульяновск өлкәсендә дәүләт бүләкләре тапшырдылар
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Ульяновскиның И.А.Гончаров исемендәге драма театрында өлкә губернаторы Алексей Русских төрле тармакларда дан казанган 35 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар Ульяновск өлкәсенең 79 еллыгы уңаеннан бүләкләнде. « Өмет » газетасы хәбәр иткәнчә, бәйрәм чарасында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты.