Фургон белән фура бәрелешкән
Әлеге юл-транспорт вакыйгасы бүген була.
Чаллыдан Мамадыш ягына таба 45-50 километр узгач булган юл участогында ике транспорт бәрелешә. Сары фура шоферы сөйләвенчә, ул машинасын юл кырыенда туктата һәм бәдрәфкә барыр өчен машинасыннан чыга. Фурадан бераз китү белән аның машинасына ак фургон килеп бәрелә һәм каплана. Фургон шоферы бер секундка юлга игътибарны югалтуын һәм фураны күрмәвен сөйли, дип хәбәр итә “Эфир-24”. Фургон шоферы могҗизалы рәвештә генә исән кала. Ул озак вакыт исенә килә алмый тора. Читать дальше...