Нечкә күңелле, батыр йөрәкле, ак халатлы Әнием
21 июнь - медицина хезмәткәрләре көне
Адәм баласы өчен иң кадерле нәрсә – сәламәтлек. Саулык − мең дә бер байлык, дип юкка гына әйтмиләр. 21 нче июнь көнне медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан, сүзем – үзенең тормышын кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген саклауга багышлаган әнием – Губина Рима Петровна турында. Ул менә 27 ел инде Дүсмәт авылы медпунктында фельдшер булып эшли.
Әниемнең шәфкать туташы булу хыялы 6 нчы класста Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын укыгач туа.